Ющенко: сайлаулар 60 көннән үтә ала

Загреб – Украина президенты Виктор Ющенко, депутатлар сайлаулар турындагы кануннарны раслый алмаса, парламент сайлауларын 60 көн эчендә үткәрү белән янады. Бу турыда ул бүген Хорватиягә килгәч әйтте. Ющенко үзенең көндәше премьер-министр Виктор Янукович белән вакытыннан алда сайлауларны 30 сентябердә үткәрергә килешкән иде. Әммә депутатлар моның өчен тиешле кануннарны ике көн буена раслый алмый. Ющенко аларга өстәмә көн бирде.