Ростоктагы урам җыеннарында катнашучылар кулга алынган

Германия политциясе, Ростокта, шимбә көнне булган Зур Сигезлек саммитына каршы урам җыеннарыннан соң 128 кеше кулга алынган, дип хәбәр итте. Зур 8 самиттына каршы протест чараларында бәрелешләр булды. Аларда 1 меңләп кеше зыян күргән иде. Каршылык чараларын оеыштыручылар, 165 кеше кулга алынган иде, дип белдерде. Полиция вәкилләре, маршта катнашкан 20 мең кешенең кечкенә төркеме генә бәрелешләрдә катнашты, ди.