Чех җитәкчеләре радар файдага булачак ди

Прага – Чехия премьер-министры Мирек Топаланек, Американың ракета калканын урнаштыру Чехиягә файдага булачак, дип белдерде. Бу турыда ул бүген американ президенты Джордж Буш һәм Чехия президенты Вацлав Клаус катнашында үткән матбугат очрашуында әйтте. Соңгы фикер белешүләргә караганда, чехларның 2/3-се ракета калканы урнаштыруга каршы чыга.