Әхмәдинеҗад Көнбатышны "юлбарыс койрыгы белән уйнамаска" чакырды

Тәһран – Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад Иранның атом програмын инде туктатып булмый, дип белдерде һәм Көнбатышны "юлбарыс койрыгы белән уйнамаска" чакырды. Бүген Тәһранда үткән матбугат очташуында чыгыш ясап, Әхмәдинеҗад, БМОның Иминлек Шурасын Иранга яңа чикләүләр кертмәскә чакырды. Элек кертелгәннәренең Иран икътисадына бер йогынтысы да булмады, диде ул.