Багдадта 7 кеше һәлак булган

Багдад – Гыйрак полициясе белдерүенчә, бүген Багдадта булган 2 шартлау нәтиҗәсендә кимендә 7 кеше һәлак булган, 25-е җәрәхәтләр алган. Шартлаткыч тутырылган машиналарның икесе дә, шигыйләр өчен изге урын саналган Казимия төрбәсе янындагы урам киселешендә торган булган.