Грузия Гыйрактагы хәрбиләр санын арттыра

Тифлис – Грузия парламенты президент Михаил Саакашвилинең Гыйрактагы хәрбиләр санын 2 тапкыр арттыру карарын раслады. Тавыш бирүдән соң, парламент рәисе Нино Буржанадзе, Кушма Штатларга, грузин хәрбиләрен өйрәткән өчен рәхмәт белдерде, Тифлис Вашингтонның ярдәмен беркайчан да отынмаячак, дигән сүзләр әйтте. Грузиянең хәзерге вакытта Гыйракта 850 хәрбие бар. Киләсе айда бу сан 2 меңгә җиткереләчәк.