Төркмәнстан президенты Иранга җыена

Ашхабад – Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов Иранга барырга җыена. Иранның рәсми ИРНА хәбәрләр агентлыгы белдерүенчә, 16 июньдә ул 2 көнлек рәсми сәфәр белән Тәһранга килә. Аның Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад, рухи җитәкчесе Аятолла Али Хөмәнеи белән очрашуы каралган. Көн тәртибендә энергетика, транспорт, сәүдә, фән һәм мәдәният мәсьәләләре диелә.