"Atlantis"ның кайтуы кичектерелә

Каннауерал борыны – Американың галәм идарәсе, астронавтларга "Atlantis" карабын төзәтү мөмкинлеге бирү өчен, аны җиргә кайтаруны 2 көнгә кичектерергә карар итте. Караб юлга чыккан вакытта аның сыртында ярык барлыкка килгән. NASA вәкиле John Shannon сүзләренчә, белгечләр, бу куркыныч түгел дисә дә, төзәтү эшләре барыбер башкарылачак.