Иордания ике террорчыны гомерлек төрмәгә хөкем итте

Амман – Иорданиянең хәрби мәхкәмәсе күрше Израилдә террор гамәлләре оештыру ниятендә гаепләнгән ике кешене гомерлек төрмәгә хөкем итте. Рәсмиләр әйтүенчә, алар икесе дә чыгышы белән фәләстинле, 3 ел элек Израилгә үтеп керергә тырышканда кулга алынган. Өченчесен Иордания чик сакчылары, чикне үтергә тырышканда атып үтергән.