Березовскийның эше мәхәкәмәгә тапшырылды

Мәскәү – Мәскәүнең Савёл мәхкәмәсенә Борис Березовскийның җинаять эше тапшырылды. Ул Аэрофлот ширкате милеген үзләштерүдә гаепләнә. Тикшерүчеләр белдерүенчә, барлыгы 214 миллион рубль күләмендә акча юылган. Бу эшне тыңлаулар гаепләнүчесез үтәчәк. Берзовский хәзерге вакытта сәяси качак сыйфатында Лондонда яши.