Дагыстанда 2 милиция хезмәткәре үтерелгән

Махачкала – Дагыстанның Шамиль-кала авылында 2 милиция хезмәткәре үтерелгән. Милиция бүлеге башлыгы Магомедали Алиев һәм инспектор Шамиль Гасанов бомба шартлаудан һәләк булган. Бомба Алиев яшәгән йортның ишек төбенә куелган булган.