АКШ саклану министры Багдадта

Бүген Багдадта АКШ саклану министры Роберт Гэйтс Гыйрак җитәкчелеге белән очраша. Журналистларга ул, Гыйрак җитәкчелегенә яңадан декабрьдән бирле әйтеп килгән сүзләрен кабатлаячагын белдерде. Гэйтс, "Американ гаскәрләре Гыйраклыларга үзара берләшү өчен вакыт бирә, әмма алга китеш булмавы – кызганыч," дип әйтәчәк.