Кытай 118 бала саткан хатынны тоткарлады

Кытайның дәүләт киңкүләм мәгълүмәт чаралары хәбәр итүенчә, полиция Кытайның төрле өлешләрендә 118 бала саткан өчен 4 елдан артык эзләнгән бер хатынны тоткан. Полиция әйтүенчә, Кытай үзәгендә тотылган бу хатын балаларны үзенең ире, улы һәм килене ярдамендә сатып ала һәм сата торган булган. Полиция әйтүенчә, авыл җирләрендәге ярлылык, һәм малайларны өстенрәк күрү сәбәпле кайбер гаиләләр үз балаларын сатарга әзер булырга мөмкин.