Әфганстанның көньягында хәрби машинада барганда бомба шартлаудан НАТО гаскәрләренең 3 хәрбие һәлак булды.
НАТО аларның кайсы ил ватандашлары булганлыгын әйтмәде һәм тулырак мәгълүмәт бирмәде.
Быел Әфганстанда 90-лап чит ил хәрбиенең үлүе турында хәбәр ителде.