Ингушетиядәге һөҗүм өчен шикләнелүче 3 кеше тотылды

Ингушетия хакимиятләре 3 милиция хезмәткәрен яралаган һөҗүмгә бәйле дип шикләнелүче 3 кешенең тоткарлануын игълан итте. Рәсмиләр әйтүенчә, һөҗүм итүчеләр Карабүләк шәһәрендә милиция корылмасына граната һәм автоматлар белән һөҗүм иткән. Милиция һөҗүм итүчеләр барлыгы алтау иде ди. Калган 3 шикләнелүчене эзләү дәвам итә.