Русиядә расистик экстремизм белгеченә һөҗүм булды

Русиядә расистик экстремизм белгече Валентина Узунова сишәмбе көнне үз өе янында һөҗүмгә дучар булган. Кыйнаудан аның баш мие селкенгән һәм ул хастаханәгә салынган. Азатлык радиосы хәбәрчесе әйтүенчә, бу һөҗүмгә кәдәр Узуновага берничә мәртәбә янау булган. Нәкъ бер ел элек башка бер күренекле кеше хокукларын яклавчы Николай Гириенко үтерелгән иде.