Русиядә картлар йорты янудан 10 кеше үлде

Русиянең Омски өлкәсендә картлар йорты янып кимендә 10 кеше һәлак булды дип хәбәр ителә. Янгында 16 кеше югалган, 300-ләп кеше эвакуацияләнгән. Янгын сәбәбе әлегә билгесез.