Путин Сталин чоры чистартулары өчен гаеп хисенә каршы чыга

Русия президенты Владимир Путин берәү дә Русияне Сталин чорындагы репрессияләр өчен гаепле хис иттерергә тырышырга тиеш түгел диде. Телевидение аша күрсәтелгән чыгышында "Һәрбер дәүләтнең тарихында ни генә булмаган. Безгә гаеп хисе тагу мөмкинлеге бирергә ярамый. Үзләре турында уйласыннар" диде Путин.