Камбоджада очкыч казасы

Пномпень – Камбоджа башкаласы янында бүген АН-24 очкычы казага очраган. Андагы 22 кеше хәлак булган, дип хәбәр ителә. Очкычта төрле ил кешеләре, шул исәптән, Көньяк Кореа, Чехия, Камбоджа кешеләре булган, диелә. Казаның төгәл сәбәбе әлегә билгесез.