Террорда гаепләнгән кешеләрнең җәсәдләре туганнарына тапшырылмаячак

Мәскәү – Русиянең Конституция мәхкәмәсе террорчылыкта гаепләнгән кешеләрнең җәсәдларын туганнарына тапшыруны тыйган карарны кануни дип таныды. Берүк вакытта, мәхкәмә карарында, бу кешеләр гореф-гәдәтләр нигезендә җирләнергә тиеш, диелгән.

Конституция мәхкәмәсенә шикаять белән 2005 елда Нальчикта үтерелгән сугышчыларның аналары мөрәҗәгать иткән иде.

Бу тыюның бетерелүен мәрхүм Аслан Масхадовның туганнары да таләп иткән иде.