Мысырда 33 студент тоткарланды

Мысыр полициясе илдәге иң көчле оппозицион төркем Мөселман Туганнар оешмасы әгъзасы булган 33 студентны тоткарлады. Хөкүмәт Мөселман туганнар тыелган оешма ди һәм еш кына аның әгъзаларын тоткарлап күп очракта берничә көннән яки атнадан бернинди гәепләү белдермичә азат итә. Оешманың идарәсе Каһирәдә урнашкан һәм сайлауларга ул үз намзәтләрен бәйсез намзәтләр буларак тәкъдим итә.