Британиядә тәмәке тартуны чикләүче канун гәмәлгә керде

Бүген Англиядә эштә һәм җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю карары үз көченә керә. Бу тыю карары белән, тәмәке тартуга тыю кануны бөтен Британия җирендә эшли башлады. Шотландиәда җәмәгать урыннарында тәмәке тарту 2006нчы елда тыелган иде, әлеге канун Төньяк Ирландия белән Велста апрель аенда үз көченә керде. Тәмәке тарту хәзер барлык җәмәгать урыннарында, эш урыннарында тыелган.