Чиләбедә Бөтенрусия Cабантуе

Чиләбе шәһәренең Елесина исемендәге яңа стадионында һәм аның янәшәсендәге Гагарин исемендәге Үзәк паркта шаулап-гөрләп Чиләбе тарихында беренче тапкыр Бөтенрусия Cабантуе булып үтте. Табигать тә федераль Cабантуйның Көньяк Уралның башкаласында үткәненә шатлангандай иде, көн дә бик матур булды. Кояш та, Көньяк Урал исемен аклагандай, алдагы көннәрдән ныграк кыздырды.

Бөтенрусия Cабантуена барлыгы Русиянең 54 төбәгеннән кунаклар көтелә иде, бары тик иң ерак Көнчыгыш төбәкләреннән генә килә алмадылар. Чиләбенең иң зур мәйданы Русиянең 40 төбәгеннән килгән кунакларны гына түгел, хәтта чит илләрдән Әзербайҗан, Иран, Төркиядән килгән кунакларны да кабул итте. Татарстан белән Башкортостаннан килгән күпсанлы артистларны, көрәшчеләрне дә исәпкә алсак, бәйрәмгә чит төбәкләрдән генә барлыгы меңләгән кеше килгән иде.

Ярты миллионга якын татар һәм башкорт халкы яшәгән Чиләбе шәһәрендә өлкә Сабантуйлары 100 елдан да артык үткәрелеп килә. Аксакалларыбызның әйтүе буенча, сабантуйлар Чиләбедә сугыш елларында да үткәрелмичә калмаган. Ә менә 19 гасыр соңында татар дөньясының мәдәни үзәге булып саналган Троицк шәһәрендә кайбер тарихи чыганакларга таянып, быелгы Сабантуйны 135-че сабантуй дип билгеләп үткәрделәр. Троицк татар-башкорт китапханәсенең мөдире Рәсимә Нашарова әйтүенчә, бу сан төгәл түгел, Троицк сабантуйларының тарихы күпкә күберәк, ди ул. Троицк шәһәренә быел 264 ел тула, татарлар да шәһәрдә беренче көннәреннән үк яшиләр. Бу якларга татарлар белән бергә аларның бәйрәмнәре дә килгән, - ди ул.

Чиләбедә соңгы биш елда өлкә Сабантуе Губернаторның карары белән бюджеттан акча бүленеп, дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә.

Чиләбе өлкә хакимияте Бөтенрусия Сабантуен Көньяк Урал җирендә үткәрергә дип сорап берничә ел мөрәҗәгать итеп, үткән елны Саранскидан соң лаек булган иде. Федераль Сабантуйның билгесе - күчмә “Тулпар ат”ны үткән елгы Сабантуйдан Өлкә татар конгрессының рәисе Альберт Еналеев җитәкчелегендәге делегация Мордовиядән алып кайтты Һәм шул көннән “Сабантуй -2007”-гә әзерлек башланды да инде.

Өлкә Губернаторы Петр Сумин Федераль Сабантуйны үткәрү турында карар чыгарып, өлкә бюджетыннан бер миллион акча бүлде. Өлкә губернаторының беренче урынбасары Андрей Косилов җитәкчелегендәге оештыру идарәсе төзелде. Чиләбе җирендә бөтен Русия кунакларын кабул итү өчен алдан зур эш алып барылды. Русиянең төбәкләреннән килгән кунакларны каршы алу, урынлаштыруны шәһәрнең районнарына бүлеп бирделәр. Бәйрәмне профессиональ оештыручылар үткәрсен дип, “Ваш праздник” (“Сезнең бәйрәм”) дигән ширкәткә тапшырдылар. Әзерлек вакытында Татарстаннан да, Башкортостаннан да режиссерлар алдан килеп, бергәләп гомум сценарий төзеделәр. Алдан өч регионның оештыручылары арасында кайбер каршылыклар, сораулар булса да, алар бик матур итеп бер фикергә килә алдылар.

Чиләбедә Бөтенрусия “Сабантуе -2007” ике тугандаш халыкларның гына түгел, гомүмән барлык халыкларның дуслык бәйрәме буларак үтте. Мәйданда Чиләбе өлкәсендә яшәүче 130дан артык милләтнең дә вәкилләре булгандыр, могаен. Милиция хезмәткәрләренең санавы буенча, бәйрәм башланганда 80-100 меңләп халык җыелган иде дисәләр, соңыннан 140 меңгә җитте диделәр.

Чиләбе өлкәсенең үзенең дә барлык төбәкләреннән кунаклар я үзләренең юрталары, я күргәзмәләре, я милли аш-сулары, я концерт номерларын әзерләп килгәннәр иде. Ә инде Татарстанның Нурлат районыннан, Башкортостанның Учалы районыннан килгән кунаклар үзләре мәйдан бизәп, Үзәк паркта аерым Сабантуйлар оештырдылар. Аеруча, Нурлат районы оештыручылары сәхнәдә концерт күрсәтү, милли күргәзмәләр белән генә чикләнмәделәр, үзләре призлар алып, аерым мәйданда көрәш, башка барлык милли уеннарны да оештырдылар. Алар татар халкының өй-йортын гына түгел, районда дус, тату яшәүче рус һәм чуваш халыкларының да йортын, көнкүреш әйберләрен, йорт җиһазларын күрсәттеләр, милли ашларыннан авыз иттерделәр, милли киемнәрен дә тәкъдим итеп, аларны киеп фотосүрәтләргә төшү мөмкинлеген дә оештырганнар иде. Нурлат районы куйган чатырларның аеруча чиләбеләргә охшаган тагын бер үзенчәлеге шунда, чатырларның бер ягы ачык, жюри генә түгел, гади халыкка да эченә кереп карап, Нурлат районында күпләп яшәүче һәр халыкның көнкүреше белән танышу мөмкинлеге бар иде. Ә Чиләбе өлкәсенең төбәкләреннән килгән юрталарның, ишекләре ябык, ә эченә аерым кунаклар гына чакырыла.

6000 тамашачы сыйдыра алган стадионга чакыру билетлары белән генә керттеләр, калган халык парктагы мәйданнарда сәгать 11дән үк башланган милли ярышларда катнаштылар, бер үк вакытта берничә сәхнәдә барган концерт карадылар.

Бөтенрусия Сабантуеның бәйрәм тантанасы сәгать 12дә чит регионнардан килгән кунакларның мәйдан буйлап парадыннан башланып китте. Аларның кулларында Сабантуйның төп билгесе булып саналган сөлгеләр бәйләнгән колгалар, кайсы төбәктән килгәннәрен күрсәткән табличкалар. Бөтен Русия сабантуеның географиясе киң иде: Тюмень, Астрахань, Санкт Петербург, Мәскәү, Омск, Ханты-Мансийск, Свердлау, Курган, Оренбург, Пенза, Пермь өлкәләре, Марий Эл, Чуваш, Мордва, Татарстан, Башкортостан республикалары һәм башкалар...

Бөтен Русия Сабантуен милли түбәтәйдә Губернаторның сәнәгать буенча ярдәмчесе Владимир Дятлов ачты. Ул бәйрәмгә килгән барлык кунакларны тәбрикләп, өлкәдә йөзләгән еллар буе 130 милләт халкының дус, тату яшәвен билгеләп, татар һәм башкорт халыкларының иң күпсанлы булуын әйтте. Бик борынгыдан килгән Сабантуй бәйрәме халыкларны тынычлыкка, дуслыкка өнди, туган җиргә, үз халкына мөхәббәт уята, - диде ул.

Русия гимны астында Русия флагын күтәргәндә йөзләгән күгәрченнәрнең мәйданнан очып китүе, өлкәдәге тынычлыкны, дуслыкны символлаштырды.

Бөтенрусия күләмендә үткәрелгән Сабантуйда беренче җитәкчеләрнең Губернатор Петр Суминның һәм шәһәр мэры Михаил Юревичның булмавы чиләбелеләрдә сорау тудырды. Бөтенрусия Сабантуеның оештыру идарәсе рәисе, Губернаторның беренче урынбасары үткән шимбәдә генә Аргаяш районында Башкортостанның Русиягә кушылуына 450 еллыкка арналып үткәрелгән Сабантуйда катнашкан Андрей Косилов та бу Сабантуйда катнашмыйча ялга китеп барган. Бөтенрусия Сабантуеның баш оештыручысының да бер ел алдан ук билгеле булган чарада булмыйча ялга китүен ничек аңларгадыр? Әйтеп китәргә кирәк, Аргаяшта үткәрелгән Сабантуйның сценарие буенча башкорт халкы татар ханнарының изүеннән котылу өчен Русиягә барып кушылганнар. Сәхнәдән шундый театрләштерелгән эпизодлар күрсәтү, ике тугандаш халыкның дуслыгына тагын бер чөй кагу булмас микән?

Татарстан делегациясенең җитәкчесе, Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Валиева, Башкортостан мәгариф министрының урынбасары Артур Сурин чиләбелеләрне һәм кунакларны тәбрикләделәр, Чиләбе өлкәсе җитәкчеләренә татар һәм башкорт халыкларының гасырлар төпкеленнән килгән милли бәйрәмнәренен - Бөтенрусия сабантуен Көньяк Урал җирендә үткәргәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Мөселман халыкларының йоласы буенча Чиләбе һәм Курган өлкәләренең мөфтие Ринат Раев Бөтен Русия Сабантуен матур итеп үткәрергә фатихасын бирде.

Быелгы Сабантуйның иң матур бизәге –Татарстан делегациясенең чиләбелеләргә күчтәнәч итеп алып килгән бер метр зурлыгындагы катлы-катлы чәк-чәк. Аны бизәлгән атларның арбасында мәйданга алып чыгып, милли киемнәрдәге татар кызлары зур-зур бүлеп стадионда утыручыларга, алар башкаларга тараттылар. Татар халкының иң киң таралган милли азыгыннан мәйданда авыз итмичә калучы булмагандыр.

Мәйданда концерт программасы белән бер үк вакытта, Сабантуйның төп бизәге - көрәш һәм милли уеннар барды. Сабантуена Татарстаннан махсус чартер рейсы белән бер самолет артистлар, журналистлар килгән иде. Алар арасында “Казан егетләре”, “Зөләйлә” ансамбльләре, Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге татар дәүләт фольклор ансамбле, «Казан” бию ансамбле, Зәй, Азнакай, Чүпрә районнарының гармонистлар ансамбле һәм бик күп популяр җырчылар: Венера Ганиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Искәндәр Биктагиров, Лилия Муллагалиева, Резеда Шәрәфиева,Рөстәм Асаев, Айдар Габдинов һәм башкалар бар иде.. Башкортостаннан да артистлар аз түгел иде. Мәҗит Гафури исемендәге драма театры артистлары: Азамат Гафаров, Алсу Бәхтиева, Азат Биксурин, Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театры артистлары Венер Камалов, Рәмилә Сәлимгәрәева, Баймак районының фольклор эстрада төркеме “Аргамак” һәм башкалар. Татарстан һәм Башкортостан артистларының чыгышы чиләбеләрнеке белән аралашып барды. Чиләбелеләр бер вакытта шулкадәр күп йолдызлар тупланган концерт карап ләззәтләнделәр.

Үзәк паркта татар һәм башкорт халкының көнкүрешен чагылдырган ике дистәгә якын юрталар, чатырлар тезелеп киткән иде. Кайдан гына килмәгәннәр иде: Югары Уфалы, Троицк, Миасс, Чибәркүл шәһәрләреннән, Аргаяш, Коншак районнарыннан... Хәтта беренче тапкыр Нагайбак районыннан нагайбак халкының көнкүреш әйберләре, милли ашлары белән дә килгәннәр иде. Ә Чиләбедәге дистәләгән милли иҗтимагый оешмаларның берсе дә күргәзмә яки кунак чәен оештырмыйча калмаган. Жюри әгъзаларына юрталар һәм милли ашлар буенча призлы урыннарны билгеләве дә кыен булды. Лаеклы беренче урынны Аргаяш районының урман хуҗалыгы алды. Алар китергән башкорт йортында көнкүрештә кулланылган бар җиһазлар: арба, умарталар, кул тегермәне, кое белән беррәттән йорттагы кош-кортлар да: казлары да, кечкенә үрдәк балалары да, елгасында балыклары да йөзеп йөри иде. Ә инде икенче урынны кунаклар Татарстанның Нурлат районы, Башкортостанның Баймак районы белән бүлештеләр. Татарстанлылар татар, чуваш, рус халыкларының чатыры белән бергә, татар ханнарының йортында, халык осталарның шәһәрчеген дә оештырганнар иде. Ә башкортостанлылар берничә юрта куеп, анда башкорт халкының көнкүрешен, милли ашларын, милли киемнәрен, гомүмән, мәдәниятен чагылдырдылар, хәтта, киез тукымадан эшләнгән мунча куеп, теләүчеләрне хуш исле яфраклар белән мунчага да чакырып тордылар. Теләүчеләргә башкорт халкы киемнәрен, юрталарын сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Ә милли ашлар буенча беренчелекне Коншак районы алды, аларның өстәлендә 20 төрле милли азык әзерләнеп, һәрберсенең кыскача аңлатмасы язып куелган иде. Икенче урынны нагайбаклар, өченче урынны чибәркүлләр алды. Иң үзенчәлекле, ят һәм дә тәмле азык итеп нагайбаклар эремчектән әзерләгән сөзмә билгеләнде.

Милли көрәш буенча бәйге бик кызу барды, чөнки җиңүчегә бүләк Татарстанлылар китергән “Фиат” автомашинасы иде. Гөмүмән көрәштәге җиңүчеләргә барлык призларны да: сыек кристаллы телевизорлар татарстанлылар алып килгән иде. Быелгы Бөтенрусия Сабантуеның батыры – үткән елгы федераль сабантуй батыры Татарстан егете Илдар Аббасов булды. Ул үткән елны да Саранскида Татарстан бүләк иткән 10-чы модель жигули машинасын алып кайтып киткән булган. Чиләбеләр дә бик сынатмады. Күптән түгел Татарстанда милли көрәш буенча үткәрелгән Бөтенрусия ярышында чемпион исемен яулаган Марсель Юсупов үз авырлыгында беренчелекне алды. Яшьләр арасында үткәрелгән көрәштә җиңүчеләр күбесенчә чиләбеләр иде. Чиләбедә легендар көрәшче, тренер Харис Юсупов исемен йөрткән көрәш федерациясенең киләчәге ышанычлы.

Бөтенрусия сабантуеның күчмә “Тулпар аты” Астрахань өлкәсенә китте. Сабантуй Көньяк Уралдан Идел буеның көньягына күчә.

Шаккатырып Рәсәй халыкларын,

Шау-гөр килә татар бәйрәме, -

дип яза Сабантуй турында Чиләбенең танылган шагыйре Ирек Сабиров.

“Әле Чиләбе өлкәсендә яшәүче башка бер халыкның да шундый матур, массакүләм бәйрәм үткәргәне юк иде”, - диде мәдәният министры Владимир Макаров үзенең тәбрикләвендә. Чыннан да, Чиләбе тарихында беренче тапкыр шундый зур күләмле бәйрәм үткәрелеп, чит төбәкләрдән килгән күпсанлы кунаклар каршы алынды.

Бөтендөнья татар конгрессының рәисе Ринат Закиров Сабантуй эстафетасын кабул итүче астраханлыларга Чиләбе алган планканы төшермәскә кирәк дигән теләк белдерде.

Луиза Закирҗан, Чиләбе