Британия чит ил белгечләрен эшкә алу кагыйдәләрен кырыслата

Британия хөкүмәте эшкә килүче чит ил белгечләрен тикшерүне һәм эшкә алу кагыйдәләрен кырыслатырга ниятли. Бу хакта парламентта чыгыш ясаган премьер-министр Гордон Браун белдерде. Узган атнада Лондон һәм Глазго шәһәрләрендә теракт оештырырга тырышкан 8 кеше кулга алынган иде. Тоткарланганнарның күбесе – табиблар. Сигез кешедән икесе – Һиндстан ватандашы, калганнары Якын Көнчыгыш илләреннән. Британиядә эшләүче табибларның 40 проценты читтән килүчеләр, я булмаса чит илләрдән килеп белем алучылар.