Дума Байкал арты өлкәсе оештыруны хуплый

Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта Байкал арты өлкәсе оешу турындагы канун проектын кабул итте. Ул киләсе елның беренче мартында Чита өлкәсе, Агинскийдагы Бурят автономияле округлары берләшү нәтиҗәсендә төзеләчәк. Байкал арты өлкәсе, Русия Федерациясендә берничә төбәк берләшү нәтиҗәсендә оешкан, инде бишенче субьект була.