Русиядә милләтара нәфрәт нигезендә җинаятьләр саны арта

Соңгы ярты елда гына 35 үтереш, чит ил кешеләренә ике йөздән артык һөҗүм булган дип белдерде Мәскәүнең кеше хокуклары бюросы мәдире Александр Брод. Хокук яклаучы шулай ук, якын айларда бу вәзгыятнең тагын да начараю ихтималы бар дип әйтте. Аның сүзләренә караганда, Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан кайбер партия һәм хәрәкәтләр милли картаны файдалырак итеп кулланырга тырыша.