Измайлов паркын киңәйтү мәсьәләсе карала

Соңгы елларда Битса спорт комплексында уздырыла башлаган Мәскәү Сабан туйлары, киләчәктә яңадан Измайлов паркына кайтарыла ала. Бу хакта радиобызга Татарстанның Русия Федерасиясендәге вәкәләтле вәкиле Назиф Мириханов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Измайлов паркын киңәйтү турында Мәскәү хөкүмәтендә сөйләшүләр бара, ул проект тормышка ашкан хәлдә, Сабан туйлары уздырыр өчен дә 300-400 мең кеше сыйдырышлы мәйдан булачак. Измайлов паркы әле совет заманында ук, Мәскәү татарлары җыела торган урын буларак танылган иде.