Тәһран илченең Гыйракта тоткарланган иранлылар белән очрашуын раслый

Иран тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мөхәммәтгали Хөсәйни Иранның Багдадтгаы илчесе Багдадта тоткарланган 5 иранлы белән очрашкан дигән хәбәрне раслады. Хөсәйни әйтүенчә, илченең алар белән очрашуы 5 сәгать дәвам иткән. Тоткарланган иранлылар бернинди начарлык та эшләмәдек дип тәкърарлый һәм үзләрен иреккә чыгаруны таләп итә. Аларны гыйнвар аенда Гыйрактагы АКШ хәрбиләре тоткарлап Гыйрак гыйсъянчыларына ярдәм итүдә гаепләгән иде.