Әфганстанда чит ил сугышчылары арта бара

Әфганстандагы халыкара хәрби көчләр җитәкчесе Дан Макнейл, бу илдә чит илдән кергән экстремист сугышчылар күбәя бара дип белдерде. Америка генералы фикеренчә, ул экстремистлар Талибан хәрәкәте сугышчыларына караганда да радикалрак. Шул ук вакытта Макнейл, ул сугышчыларның Иран яки Гыйрак белән бәйләнешләре элегә исбат ителмәгән дип, ассызыклады.