Балалар югалу дәвам итә

Әлшәй районында дүрт яшьлек кыз бала югалып ике тәүлектән соң табылган иде. Хәйбуллада югалган ике яшьлек малай һаман да табылмаган. Инде Уфада да бер бала югалды. Уфага ял итәргә килгән төркем су керергә баргач, 8 яшьлек бер кыз юкка чыккан. Аны эзләү нәтиҗә бирмәгән.