Евро Кипр белән Мальтада әйләнешкә керә

Кипр белән Мальта Европа акча берәмлеге булган евроны киләсе елдан әйләнешкә кертә. Шундый карарны Брюссельдә, Европа берлеге илләренең финанс министрлары кабул иткән. Шулай итеп, 2008 елның гыйнварыннән евро берәмлеге кергән илләр 15-кә җитәчәк. Европа Берлегенә барлыгы 27 дәүләт кергән.