Азәрбәйҗанда чит ил телеканалларын күрсәтү туктатылды

Бу хакта Милли шураның узган ел кабул ителгән карары бүген көченә кергән. Эфирдан Русиянең беренче каналы һәм Төркиянең СТВ каналы юкка чыккан. Бүгеннән башлап ул каналларны иярченле, я булмаса кабель телевидениесе аша гына карарга мөмкин. РТР Планета программасы шартлы рәвештә вакытлыча озайтылган. Әгәр дә бер ай эчендә Азәрбәйҗанның “АзТв” дип аталган дәүләт программасы Русиядә күрсәтелә башласа, РТР планета программасы да үзенең эшен Азәрбәйҗан эфирында дәвам итәчәк.