Татар егетен такырбашлар үтергән дип шикләнелә

Питербурда татар егетен такырбашлар үтергән дип шикләнәләр. 23 яшьлек Дамир Зәйнуллинны беренче июлдә үк үтергән булсалар да, бу хакта атнакичтә генә мәгълүм булды. Аңар 17 кеше һөҗүм иткәнен видеокамералар төшереп алган. Хокук яклаучы оешмалар бу хәлне милләтара нәфрәт нигезендә түгел, бары хулиганнар чыгышы дип кенә аңлатмакчы була.