Шагыйрь һәм рәссам Дмитрий Пригов вафат

Мәскәүдә 67 нче яшендә, Мәскәү концептуализмына нигез салучы шагыйрь, рәссам Дмитрий Пригов вафат булды. Пригов шигырьләрен илленче елларның икенче яртысында яза башлаган. Ләкин аның беренче китабы 1980 елда гына дөнья күргән. Аңа кадәр аның әсәрләре чит илләрдә басылган. 1970 еллардан Пригов андеграунд рәссамнәренең берсе Һәм график эшләр авторы.