Гыйракта яңа террор һөҗүмнәре 80 кешене үтерде

Гыйракның төньягындагы Киркук шәһәрендә ике интихар һөҗүменнән 80 кеше һаләк булган, 150 кеше яраланган. Бомбалы бер машина базарда, икенчесе – “Көртстан патриотик берлеге” партиясе бинасы янында шартлатылган. Гыйрак президенты Җәләл Талибани, нәкъ менә шул партия әгъзәсе булып тора. Бу шартлатулар, Багдадның көньягында американ һәм Гыйрак гаскәрләре берлектә Әль-Каида сугышчыларына һөҗүм вакытында ясалган. Киркуктан хәбәр иткән “Ройтер” агентлыгы хәбәрчесе, урамнарда уннарча машиналар яна, кеше тулы автобуска ут капты, кешеләр чыга алмады, дип хәбәр итә.