Дуслык Коласы

Сатуга Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуына махсус Кока Кола эчемлеге чыкты. Тимер савытлы эчемлеккә “Башкортстан һәм Рәсәй — 450 ел бергә” дип язылган һәм башкорт-урыс дуслыгын гәүдәләндергән Дуслык монументы төшерелгән. Мәскәүнең Эйчбиси Евразия заводы ел барышында шундый бер миллион савыт эчемлек чыгарачак. Алар бары тик Башкортстанда гына сатылачак.