Багдадта шартлау 4 кешене үтерде

Багдадта Иран илчелеге янында бомбалы машина шартлатылган. 4 кеше һаләк булган, берничә кеше яраланган. Гыйракның Диядә виләятендә төнлә белән шыгыйлар авылына һөҗүм булган. 29 кеше үтерелгән.