Пекинда Пхеньянның атом программасы турында сөйләшүләр үтә

Пекинда, Төньяк Кореяның атом программасын тулысынча туктату турында ике көнлек сөйләшүләр ачылды. Дүшәмбе көнне Йонбонда тикшерүләр уздырган Халыкара атом энергиясе агентылыгы вәкилләре, реакторның туктатылуын раслады. Төньяк Корея атом программасын икътисади ярдәм бәрәбәренә туктатырга карар кылды. Бүген Пекинда башланган очрашуларда Төньяк һәм Көньяк Корея, АКШ, Кытай, Русия, Япония катнаша.