Грузиннар Гыйракка өстәмә хәрби көчләр юллый

Гыйракта, сугышчылар һөҗүменнән бер тәүлек эчендә өч британ , ике американ солдаты һаләк булды дип, коолиция көчләре җитәкчелеге хәбәр итә. Багдадның төньягындагы Дулуйя шәһәрендә билгесезләр ике кешене үтергән. Багдадта бомба шартлавыннан бер полиция хезмәткәре яраланган. Грузия Гыйракта гәскәрләрен арттыра. Бүген анда Гыйракка китәсе 1300 хәрбидән беренче чираты озатылды, алар илнең көнчышындагы Васит вилятенә юнәләчәк. Моңа кадәр Гыйракта 850 Грузин хәрбие бар иде.