Азәрбайҗанда кайбер чит ил тапшырулары рөхсәт ителә

Азәрбайҗанда кайбер чит ил радиотапшыруларына эшләрен дәвам итәргә рөхсәт иттеләр. «Би-би-си», «Азатлык» радиосы һәм «Америка авазы» Азәрбайҗанда тагын бер ел эфирга чыгачак. Узган ел ахырында Азәрбайҗанның радиотапшырулар милли шурасы, илдә чит ил радиотапшыруларын тыю турында карар кабул иткән иде. Июль башыннан Азәрбайҗанда Русиянең Беренче каналы һәм Төркиянең СТВ каналы күрсәтелми башлаган.