Грузия Гыйракка өстәмә гаскәр җибәрә

Җомга көнне 1300 хәрби Куваитка китте. 3 атналык әзерлектән соң алар Гыйракта тынычлык саклау эшенә керешәчәк. Грузия гаскәрләре Гыйрак белән Иран чигендәге Әл-Кут шәһәренә җибәреләчәк. Саклану министры урынбасары Бату Кутелия сүзләренә караганда, хәрбиләрнең эше – рөхсәтсез корал сатуга каршы көрәш булачак. Гыйракта Грузиядән 850 хәрби бар иде инде.