Тулеевка һөҗүм әзерләүче хөкем ителде һәҗ ярлыканды

Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевка һөҗүм әзерләүдә гаепләнгән Олимпия чемпионы Александр Тихонов өч елга ирегеннән мәхрүм итәргә дип хөкем карары кабул ителгән һәм ярлыкау белән иреккә чыгарылган. Новосибирский мәхкамәсе аны, кеше яллап үтерешкә омтылуда гаепле дип тапты. Мәхкамә шулай ук, ул Бөек Ватан сугышында җиңү юбилее уңаеннан игълан ителгән ярлыкау нигезендә азат ителә дип, ачыклады.