Гыйракта тагын 25 шыгый үтерелде

Гыйракның Хилла шәһәрендәге шартлаулардан 25 кеше һаләк булган, дистәләрчәсе яраланган. Полиция хәбәрләренә караганда бер интихар, сәүдә үзәге һәм бала табу йортыннан ерак булмаган бер җирдә миналанган машина шартлаткан. Хилла Багдадтан көнцякка 100 чакырым ераклыкта урнашкан. Анда күпчелек шыгыйлар яши.