Төркиядә Казан туристлары юл казасына юлыкты

Төркиядә Татарстан туристлары утырган автобус зур юл казасына юлыкты. Бу турыда Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Казаннан ял итәргә килгән кешеләрне утыртып Кемердан Анталия һава аланына баручы кечкенә автобус таулы юлда әйләнеп капланган. Каза нәтиҗәсендә 18 кеше, шул исәптән бер бала җиңелчә җәрәхәтләнгән. Аларга Анталия янындагы хастаханәдә медицина ярдәме күрсәтелгән. Кайберәүләре хастаханәдә кала. Казанга очучы очкычларда күпме буш урын булуга карап чәршәмбедән казага юлыгучылар Казанга кайтарыла башлыйачак. Каза сәбәбе ачыклана.