Болгарстан Либиянең бурычын гафу итте

Болгарстан Либиянең совет заманнарын бирле килә торган бурычын гамәлдән сызып ташлады. Болгарстан премьер-министры Сергей Станишев, бу акчалар, СПИД чире йоктырылган Либия балалары фондына ярдәм буларак кертелә дип белдерде. Станишев, 54 миллион доллар Либия бурычын гамәлдән чыгару, алты болгар табибының гаебен тану я булмаса аларны йолып алу акчасы түгел, ә һуманитар ярдәм булып тора дип, ассызыклады. Либия төрмәләрендә 8 ел гомерен уздырган 4 шәфкать туташы һәм бер табиб, либия балаларына белә торып СПИД чире йоктыруда гаепләнгән иделәр. Сишәмбе көнне аларны Европа Берлеге катнашында азат иттеләр. Табиблар үзләрен гаепсез дип саный.