“Чәй патшасы”на җинаять эше ачылды

Башкортстандагы “Теастан” дип аталучы чәй фабрикасының генераль директоры Олег Моисеевка җинаять эше ачылды. Ул 22 миллион сум акча үзләштерүдә гаепләнә. “Медиакорсет” ширкате хокукчылары исә бу сан күбрәк — 300 миллион сум дип исәпли. “Чәй патшасы” тикшерү изоляторына ябылды.