Ялган аракы оясы

Бәләбәйдә ялган аракы җитештерүче идән асты ширкате табылган. Ширкат кеше сәламәтлеге өчен зыянлы диэтилфталат матдәле спиртлы эчемлекне су белән сыеклап ялган аракы җитештергән. Җәмгысе 8 тонна спиртлы эчемлек, 800 000 сумнан артык акча кулга алынган.