Гыйракта 10-лап хәрби үтерелде

Гыйракта иминлек көчләренең 10-лап кешесе һаләк булган. Шуларның бишесе, полиция хезмәткәре, алар Багдадтан ерак түгел, барган юлларында бомба шартлаудан һәлак булган. Бүген шулай ук, Америка хәрби җитәкчелеге Әль- Каидәнең 36 сугышчысын тоткарлау турында хәбәр итә. Алар барысы да, илнең төрле районнарында Америка гаскәрләре уздырган террорга каршы операция вакытында әсирлеккә төшкән.