Австралия прокуратурасы террорчылыкта гаепләү гаризасын кире кайтарды

Австралия прокуратурасы, Һиндстан ватандашын террорчылыкта гәепләү гаризасын кире кайтарган. Аны Британиядәге шартлаулар әзерләүдә катнашуы бар дип гәепләгән иделәр. 27 яшьлек Мөхәммәт Хәниф 2 июльдә Австралиядән китәргә җыенган вакытта һава аланында тоткарланган иде. Аның, Лондон һәм Глазго шәһәрләрендә шартлату әзерләүдә шикләнелгән туганнары Британиядә кулга алынган иде.