Әфганыстанда НАТО бомбалаулары дистәләрчә кешене үтерде

Әфганыстан Гилменд виләятендә НАТО хәрби очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше һаләк булган. Хәбәрләргә караганда талиблар белән бергә сивил кешеләр дә һаләк булган. Британия гәскәрләре вәкиле шул ук вакытта, сивиллар арасында корбаннар юк дип белдерә.